Для слабовидящих

Мамадыш мәдрәсәсенең мөгаллимнәре социаль тормышта актив катнашалар.

Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт  Хәбибуллин "Нократ дулкыннары"   радиоэфирында  җомга вәгазе тапшыруының даими кунагы.

Узган атнада ул үзенең чыгышы белән тыңлаучыларны сөендерде.

Вәгазенең темасы: "Сират күпере" дип аталды. 

Хәзрәт эфир барышында сират күпере нинди, аны кем беренче үтәчәк, сират күперен җиңеллек белән үтәр өчен бу дөньяда нәрсә эшләргә кирәк, -дигән сорауларны җаваплады. 

Радио тыңлаучылар үзләренә менә дигән җан азыгы алгандыр, иншаЛлах.