Для слабовидящих

Ял көне Мамадыш мәдрәсәсендә балалалрга өстәмә белем бирү оештырыла.бирү

Ял көне Мамадыш мәдрәсәсендә балаларга өстәмә белем бирү кысаларында  белем бирү оештырылган. 

Мамадыш мәдрәсәсе яшь буынны тәрбияләүдә дә зур өлеш уйный.  Мәдрәсәдә барлыгы кырыклап кечкенә шәкерт белем ала. Алар тәҗвид, Коръән, пәйгамбәрләр тарихы, гакыйдә, фикх, фонетика кебек фәннәрне өйрәнләр.
Укудан тыш  балаларны ашату да каралган.
 
Балаларны  бәләкәй яшьтән үк дини тәрбияләү- ул җәмгыятебез, дөньябыз өчен тәртипле гражданнар, шәхесләр әзерләү дигән сүз дә әле ул. Әдәп-әхлакны белгән кешедән башкаларга зыян да килми, киресенчә андый кешеләр булганда дөнья матурлана гына. Шуңа күрә дә инде бишектән үк алган  тәрбия кеше тормышында бик  мөһим роль уйный.

 Р.Фәхретдинов “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, “...бала тәрбияләүне бишектән үк башларга кирәк”, дип саный. Ул үзенең "Тәрбияле бала” исемле китабының иң башында тәрбияле баланың җәмгыять өчен нинди байлык икәнен күрсәтеп болай дип яза: “...Ата белән ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала - дөнья байлыгына да бирелмәс  һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә  алмаштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр", - ди.