Для слабовидящих

Мәдрәсә үз ишекләрен читтән торып уку бүлеге шәкертләренә ачты.

Тугызынчы гыйнвардан мәдрәсәдә читтән торып укучы студентлар өчен  дәресләр үтте. Шәкертләр арасында Мамадыш,
Актаныш, Питрәч, Алабуга,  Яр Чаллы, хәтта Удмуртия  төбәгеннән дә килүчеләр бар иде. 
Укулар төшке аш һәм намаз тәнәфесе белән 16:30 сәгатькә кадәр барды.
Уку нәтиҗәләре буенча студентлар имтихан тапшырып китте.