Мамадыш мәдрәсәсендә язгы сессия башланды.

Мамадыш мәдрәсәсендә язгы сессия башланды.
Мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлекчәсе шәкертләре өчен уку чоры башланды. Сессиягә килгән студентлар шыгрым тулы булды. Алар арасында төрле шәһәр, авыллардан гамәлдәге имамнар да, гади гыйлем эстәүчеләр дә бар. Быел беренче курска 15 якын шәкерт җыелды. Алар барысы да парта артында урнашып Ислам, фикх һәм тәҗвид нигезләрен өйрәнә башладылар. Язгы сессия бер атна дәвам итә. Бу чорда шәкертләр бергә яшәячәкләр, укыячаклар һәм имтихан тапшырачак. Сессиядән соң һәр шәкертләр гарәп телен, Коръәнне, хәдисләрне һәм башка дини фәннәрне мөстәкыйль өйрәнүне дәвам итәчәк. Безнең яраткан Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салляллаху галейхи вә сәллям) үзенең хәдисләренең берсендә: "Кем гыйлем алу максаты белән өеннән чыгып китсә, шуңа Аллаһы Тәгалә җәннәткә юлны җиңеләйтер”-дигән.
Раббыбыз алган гыйлемнәребезнең кирәкле булуын, шул белемебез белән гамәл кылуыбызны насыйп итсә иде.