МАМАДЫШ МӘДРӘСӘСЕ МӨГАЛИМӘСЕ ВЕНЕРА ТУТАШ ЯРУЛЛИНАНЫҢ ЯКТЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КИТАП ДӨНЬЯ КҮРДЕ

Тәкъдир белән ризалашу –иманның бер ботагы 
Яхшы кәеф белән, яңа туган көнгә планнар корып, әкрен генә иртәне каршы алганда, Венера туташның вафаты хәбәре килеп иреште (Иннә лилләһи вә иннә иләһи раҗигун, ягъни, Аллаһыдан килгәнбез, Аллаһыга кайтачакбыз. 
Венера туташ белән танышканнан бирле, аңа сокланып, аннан үрнәк алып яшәдем. 
Улым вафат булгач: “Нинди генә авырлык килсә дә – авырумы ул, бәла-казамы – барысына да сабыр итик”, –дигән иде. Көн саен диярлек хәлемне белеп торды. Ни сөйләшсәк тә авырткан җиргә барып төртеләбез. Тормыш терәге булган улымны югалткач һәр сүзем, һәр ымым Рәмискә барып тоташа... Гади һәм гадәти тоелган матур истәлекләре гомергә җан түренә урнашып, буыннан-буынга күчәчәк. Ул әнисен искә ала, кочаклашып елашабыз. Үз куллары белән юып, кәфенләп озатты әнисен. Ләкин, язмыш белән килешми чарабыз юк. Чөнки, тәкъдир белән ризалашу –иманның бер ботагыдыр. Аллаһы Тәгалә язганның артыгы да, киме дә булмый. Шуңа күрә, “Алай итсәк, болай булмас иде”, – дип, үзебезне битәрләмәскә кирәк. Динебез инандырганча, мәрхүмнәр исәннәрнең догасына, игелекләренә һәм язмыш сынауларына бирешмичә, сабырлык күрсәтеп, матур итеп яшәүләренә сөенеп яталар. Безгә хәзер шул турыда уйларга, шулай яшәргә кирәк. Ул чагында аннан әнә шундый бик хикмәтле сүзләр ишеткән идем. Аллаһыга чиксез шөкерләр, Венера туташны озатырга барып өлгердем. Җеназасында халык диңгез кебек иде. Борылырлык түгел, инә төшәрлек тә урын юк. Сөбханаллаһ, Мәккә белән Мәдинәне исәпләмәгәндә, әле бу хәтле кеше җыелган җеназаны күргәнем юк иде. Венера туташның апасы Гөлнара, үз кызыдай якын күргән апасының кызы, әтисе моңсуланып, Венера туташны алып киткәнне карап калдылар. Яннарына килеп, кайгыларын уртаклаштым. 
Җилкәсенә шәл салган, башына ак яулык япкан Венера туташ мәдрәсәдә укыганда шулай күз алдында калды. Шәкертләренә бик күп нәрсә өйрәтте ул. Мин аны олуг дәрәҗәле абыстай, хәтта әйтер идем, легендар абыстай, дип. Тормышының бар өлеше дин юлында узган. Нинди зур нигъмәт. Кайсыбыз үзен шулай кадерләп соңгы юлга озатканнарын теләмәс икән?! Аңа күпме әҗер-савап барачак кыямәт көненә кадәр! Күпме шәкертләре белем алып, динебезне күтәрә! Күпме сәдака-җария! Бу санап та бетереп булмый торган хезмәтләрне бер кеше эшләгән бит, Аллаһының кодрәте, ярдәме белән. Аның кебек яшәргә, хезмәт итәргә язсын иде һәрберебезгә дә. Шуңа күрә дә Венера туташ тыныч күңел белән, елмаеп бу дөньядан китеп барды. Аллаһы Тәгалә аңа Фирдәвес җәннәтенең түреннән урын бирсен иде... 
ФИРАЯ МИНГАЛИЕВА