Устав

  1. ГОМУМИ ТОРЫШ

  1.   Мөселман дини оешмасы « Татарстан Республикасы Мөселманнарының  Диния Нәзарәтенең Мамадыш мәдрәсәсе- һөнәри белем бирү оешмасы» мөселман дини оешмасы  лицензия нигезендә  дини оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр әзерләүче белем бирү эшчәнлеге алып баручы уку йорты.
  2. Мәдрәсәнең рус телендә тулы исеме: Мусульманская религиозная организация «Профессиональная образовательная организация Мамадышское медресе  Централизованной религиозной организации –Духовного управления мусульман Республики Татарстан.
  3. Мәдрәсәнең татар телендәге тулы исеме: «Татарстан Республикасы Мөселманнарының  Диния Нәзарәтенең Мамадыш мәдрәсәсе - һөнәри белем бирү оешмасы» мөселман дини оешмасы.
  4. Полное наименование Медресе на английском языке: Muslim religious organization of professional educational organization Mamadysh medrese centralized religious organization Spiritual administration of Muslims of the Republic of Tatarstan
  5. Мәдрәсә һөнәри белем бирү оешмасы  дини оешма буларак теркәлергә тиеш  һәм белем бирү эшчәнлегенә хокук лицензиясе ала. Мәдрәсә әлегә лицензияне алу белән белем бирү хокукына ия була башлый.
  6. Мәдрәсә Аллаһ Тәгаләнең арканына тотыныгыз һәм аерылмагыз( Коръән Кәримдәге 3 нче сүрә 103 нче аять) дигән чакыруына нигезләнеп эшли.
  7. Мәдрәсә үзенең эшчәнлеген Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы конституциясе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сүз һәм дин бердәмлеге, мәгарифе, Гражданнар кодексы һәм башка норматив-хокукый актлар, әлегесе Устав нигезендә алып бара.
  8. Мәдрәсә үзенең  дини эшчәнлеген түбәндәге кагыйдәләргә нигезләнеп алып бара:

-Аллаһ Тәгалә сүзе – Коръәнгә;

-Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын)

- Коръән һәм пәйгамбәребез Сөннәтенә таянып, Әбү-Хәнифә мәзхәбенә караган фәкихләр иҗтихадына һәм (ислам шаригате галимнәре), Шәригать нормаларына таяна.

      1.9 Мәдрәсә Дәүләт теркәлүе узганнан соң юридик зат хокукына ия санала һәм үз исеменнән милки һәм милки булмаган хокукына ия була, билгеле бурычларны үтәп, мәхкәмәдә гаепле һәм гаепләнүче буларак уза, шулай ук арбитраж , гомүм юрисдикция мәхкәмәләрендә катнаша, устав максатларын үтәү өчен закон таләпләренә туры килә алырлык билгеле эш алып бара, шулай ук бу мәдрәсәнең устав максатларына һәм бурычларына да турыдан-туры т  кагыла.

1.10. Мәдрәсә үзенең милкендә мөстәкыйль баланс, исәп-хисап, Татарстан Респубилкасы  һәм аннан читтә кредит һәм банк учреждениеләрендә валюта милке саклый ала.

1.11.Мәдрәсәдә татар, рус һәм гарәп телендә үзенең исеме белән түгәрәк мөһер, штамп, бланклар һәм башка атрибутика, шулай ук мәдрәсәгә хас символика булдырылган.

1.12.Мәдрәсә билгеләнгән кагыйдә нигезендә, максатларга һәм таләпләргә туры килерлек итеп  үзенә йөкләп куелган мал-мөлкәт белән идарә итү хокукына ия.

1.13.Мәдрәсәгә йөкләп куйган шәхси милекче , кулланыла яки кулланылмый торган  артык мөлкәтне кулланылыштан алырга һәм үз мәнфәгате буенча эш итә ала.

1.14.Мәдрәсә закон таләпләре нигезендә мөлкәткә карата җавап бирә

1.15. Дәүләт, аның оешмалары мәдрәсә таләбе өчен җавап бирми, шулай ук мәдрәсә дә дәүләт оешмалары һәм аның органнары өчен җавап бирми.

1.16. Мәдрәсәнең күчемле һәм күчемсез милкенә кредиторлар шикаяте буенча өстәмә җыю каралмаган.

1.17. Мәдрәсә устав максатларын һәм мәсьәләләрен тормышка ашыру өчен өстәмә керем алу өчен эшчәнлек алып барырга тулы хокуклы.

1.18. Үзенең эшчәнлеген һәм бөтен кешегә дә уңайлылык максатыннан мәдрәсә интернет челтәрләрендә электрон сайт алып бара. Сайт адресы: www.mamadysh-medrese.ucoz.ru/

1.19. Мәдрәсә мөстәкыйль рәвештә үзенең структурасын формалаштыра. Бөтен структур бүлекләр мәдрәсәнең Устав нигезендә һәм шушы бүлек торышлары нигезендә хезмәт кыла.

1.20. Мәдрәсә составына  факультет, кафедра, уку-ярдәм итү, хуҗалык, административ бүлек, фәнни бүлек, социаль-көнкүреш өлкәсе, фәнни китапханә, нәшрият, тулай торак һәм башка устав максатларын тормышка ашыру өчен барлыкка китерелгән бүлекләр керә.

1.21.Мәдрәсә акча, мал җыю артыннан кумый, әмма мөстәкыйль яки килешү нигезендә юридик яки физик затлар белән  түләүле хезмәт күрсәтүне оештыру хокукына ия.

1.22. Мәдрәсәнең урнашкан урыны(юридик адрес): 422190, Татарстан Республикасы, Мамадыш шәхәре, Муса Җәлил урамы 8/28 йорт.

2.  МӘДРӘСӘНЕ ОЕШТЫРУЧЫ

2.1 Мәдрәсәне оештыручы булып Үзәкләшкән дини оешма- Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзәрате ( алга таба текст буенча- Оештыручы яки ҮДО ТР МДН)

2.2. Оештыручы карарлары оештыручы  уставы нигезендә кабул ителә.

2.3. Мәдрәсәне оештыручы белем бирү кагыйдәләре нигезендә мәдрәсә эшчәнлеге буенча карарлар кабул итәргә тулы хокукка ия.

2.4. Оештыручының искәрмәле компетенциясенә кагыла:

            - Мәдрәсә учреждениесын эшчәнлеген туктату яки яңадан торгызу.

            - Мәдрәсәнең Уставына билгеләп куелган кагыйдәләр нигезендә киләчәктә раслау һәм теркәү шарты белән үзгәртү, төзәтмәләр кертү.

            - Мәдрәсә директорын вазыйфадан азат итү яки билгеләп кую.

            -Мәдрәсәнең вазыйфаи состав органнарын раслау.

            -Мәдрәсә эшчәнлегенең алдынгы һәм приоритетлы юнәлешләрен билгеләү.

            -Мәдрәсәнең белем бирү программаларын раслау.

            -Мәдрәсәнең мөлкәтен куллану принципларын билгеләү.

             -Мәдрәсәнең еллык казнасын карау һәм раслау.

             - Мәдрәсәнең структур подразделениеләрен барлыкка китерү, филиал һәм аның вәкаләтлекләрен булдыру карарларын кабул итү.

             -Мәдрәсә эшчәнлеген контрольдә тотуны булдыру.

             - Мәдрәсәнең Устав максатлары һәм вазыйфалары нигезендә акча һәм мал-мөлкәтне куллануны контрольдә тотуны оештыру.

             - Мәдрәсә Директоры эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләрне карау һәм алар буенча карарлар кабул итү.

             - Мәдрәсә эшчәнлеге мәсьәләсе буенча ҮДО ТР МДН ревизия комиссиясеның хисапларын карау һәм раслау.

             Устав карарлары мәдрәсәнең барлык хезмәткәрләре һәм укучылары өчен мәҗбүри булып тора.

3. ЭШЧӘНЛЕК МАКСАТЛАРЫ, ВАЗЫЙФАЛАРЫ

3.1.Мәдрәсәнең эшчәнлегенең максаты булып ислам динен тотучы дин әһелләрен, дини оешмаларда эшләүче персонал( имам-хатыйб, мөгаллим), төрле дини мәрәсимнәр башкара ала торган, дин гыйлеменә өйрәтеп, үзләренә алмашка дини тәрбия алган яшь буын әзерләү, шулай ук бергәләп Ислам динен тоту һәм тарату, рухи потенциалны үстерү, рухи-әхлакый кысаларны ныгыту булып тора.

3.2. Мәдрәсә вазыйфаларының төп максатлары булып:

а) Бердәм максатчан белем бирү һәм тәрбия, укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, милли күзаллау нигезендә шәхес булдыру, белем бирү ихтыяҗларын кәнәгатьләндерү тора.

б) Ислам динен күәтләп, аны күтәрүче,туры килә алырлык  ныклы белемле квалификацияле хезмәткәрләр һәм дини оешма персоналлары- имам хатыйб һәм укытучы-мөгаллимнәр әзерләү

в) мөселман дини белем бирүдә, гражданнарны югары әхлаклы итеп тәрбияләүдә ярдәм күрсәтү.

г) Канун бердәмлеген үтәү һәм барлык ислам дине канун кагыйдәләрен һәм ҮДО ТР МДН  җитәкче органнарының башкарма актларын  үтәү.

4. БЕЛЕМ БИРҮ ПРОЦЕССЫ

4.1. Мәдрәсә имам-хатыйблар һәм мөгаллимнәр әзерләү буенча ҮДО ТР МДН раслаган урта дини белем бирү стандартлары нигезендә төп белем бирү программалары булдыра.

4.2. Мәдрәсә башкарма власть вәкилләре биргән лицензия булган очракта  өстәмә белем бирү программалары булдырырга , белем үстерү квалификацияләре программаларын, гомүмүстерү программалары булдырырга хокуклы.

4.3.Мәдрәсәнең төп белем бирү программалары ҮДО ТР МДН эшләгән типик методик документлар һәм РФ НЫҢ белем бирү турындагы закон нигезендә  эшләнә.

4.4.Урта-һөнәри белем бирүнең төп программасы положение нигезендә гамәлгә ашырыла.

4.5. Төп белем бирү программасының торышы РФ белем өлкәсе  законы нигезендә оештыручы белән килешеп, мәдрәсә белән раслана.

4.6.Төп белем бирү программасының торышы мәҗбүри рәвештә сайтка урнаштырылырга тиешле,( Әлеге Уставта 1.18. пункт)

4.7.Мәдрәсәгә укырга гражданнарны кабул итү белем бирү программалары  нигезендә укучыларны кабул итү кагыйдәләре буенча башкарыла.

4.8. Мәдрәсәгә укырга кабул итү РФ белем бирү закончалыгы нигезендә эшләнә, оештыручы белән килешенә һәм мәдрәсә белән раслана.

4.9. Укырга кабул итү кагыйдәләрен электрон сайтка урнаштыру мәҗбүри рәвештә каралган( Әлеге Уставта 1.18 пункт).

4.10. Укучы белән мәдрәсә арасында белем бирү мөнәсәбәтләре булдыру укырга кабул итү турында приказ чыгу нигез булып тора.

4.11.Укучының хокук һәм вазыйфалары, белем бирү турындагы закончалыклар нигезендә һәм мәдрәсәнең  локаль-норматив актлары нигезендә , башкарма акт та, укырга кабул итү датасы билгеле булгач гамәлгә керә.

4.12. Мәдрәсәдә укыту Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә, шулай укучыларның мөмкинлекләренә һәм белем дәрәҗәләренә карап гарәп телендә алып барыла.

4.13.Мәдрәсәдә укучылар төпле белем алсыннар өчен барлык шартлар да тудырылган. Мәдрәсәдә моннан тыш гуманлыкка каршы килә торган, шулай ук укучыларның сәламәтлегенә зыян сала һәм тормышлары өчен куркыныч булган белем бирү методлары катгый тыелган.

4.14. Мәдрәсәдә дәресләр лекция, вәгазь, семинар, практик һәм лабаратор эш, контроль эш, консультация, үзлектән эш, фәнни-тикшеренү эш, курс эше, практика, шулай ук диплом яклау нигезендә алып барылырга мөмкин. Мәдрәсә стандарт таләпләре нигезендз белем бирүнең башка төрләрен дә билгеләп куя ала.

4.15.Мәдрәсәдә тәрбия эшчәнлеге тәрбия торышы турындагы күрсәтмәләргә нигезләнеп алып барыла.

4.16. Тәрбия эшчәнлеге турындагы торыш(положение) РФ белем бирү турындагы законына нигезләнеп, оештыручы белән килешеп, мәдрәсә белән расланып эшләнә.

4.17. Тәрбия эшчәнлеге торышы мәҗбүри рәвештә электрон сайтка урнаштырылырга тиешле.( Әлеге Уставта 1.18. бүлек)

4.18. Мәдрәсәдә укыту процессы белем бирү процессы турындагы торыш(положение) нигезендә алып барыла.

4.19. Белем бирү процессы турындагы торыш РФ закончалыгы нигезендә эшләнә, оештыручы белән килешеп, мәдрәсә белән раслана.

4.20. Белем бирү процессы турындагы торыш мәҗбүри рәвештә электрон сайтка урнаштырылырга тиешле(Әлеге Уставта 1.18 нче бүлек).

4.21. Мәдрәсәдә фәнни эшчәнлек бу турыдагы торыш(положение) нигезендә эшләнә.

4.22. Фәнни эшчәнлек турындагы положение РФ закончалыгы нигезендә эшләнеп, оештыручы белән килешенә һәм мәдрәсә белән раслана.

4.23. Фәнни эшчәнлек турындагы торыш( положение) мәҗбүри рәвештә электрон сайтка урнаштырылырга тиешле.(Әлеге уставта 1.18 нче бүлек)

4.24.Эш программасының уку-укыту фәннәре, курслары,  модульләре уку-укыту фәннәре турындагы эш программасының торышы (положениесе) нигезендә эшләнелә.                                      4.25. Уку-укыту фәннәре турындагы эш программасының торышы (положениесе) оештыручының килешүе белән Рәсәй Федерациясенең мәгариф өлкәсенә кагылышлы канунчылыгы (закончылыгы) нигезендә эшләнелә һәм  мәдрәсә тарафыннан  раслана.                  4.26. Уку-укыту фәннәре турындагы эш программасының торышын (положениесен) хәзерге уставның 1.18. пунктында күрсәтелгәнчә  сайтка мәҗбүри рәвештә урнаштырыла.          4.27.Мәдрәсәдәге уку программасын үзләштерүнең сыйфаты һәм алынган белемнәр агымдагы һәм ике арадагы  контроль шулай ук йомгаклау аттестациясе юлы аша бәяләнә. Болар барысы да агымдагы һәм ике арадагы  шәкертләрнең белемнәрен  контрольдә тоту турындагы торышы (положениесе) һәм чыгарылыш курс шәкертләренең йомгаклау аттестациясе турындагы торышына (положениесенә) нигезләнеп башкарыла.                                 4.28. Агымдагы һәм ике арадагы  шәкертләрнең белемнәрен  контрольдә тоту турындагы ы (положениесе) һәм чыгарылыш курс шәкертләренең йомгаклау аттестациясе турындагы торышы (положениесе) оештыручының килешүе белән Рәсәй Федерациясенең мәгариф өлкәсенә кагылышлы канунчылыгы (закончылыгы) нигезендә эшләнелә һәм  мәдрәсә тарафыннан  раслана.                                                                                                                                  4.29. Агымдагы һәм ике арадагы  шәкертләрнең белемнәрен  контрольдә тоту турындагы ы (положениесе) һәм чыгарылыш курс шәкертләренең йомгаклау аттестациясе турындагы торышы (положениесе) хәзерге уставның 1.18. пунктында күрсәтелгәнчә  сайтка мәҗбүри рәвештә урнаштырыла.                                                                                                            4.30.Мәдрәсәнең төп уку программасының тулы уку-укыту планын  үтәгән һәм уңышлы гына йомгаклау имтиханнарын тапшырган шәкерт чыгарылыш квалификация эшен яклауга кертелә.                                                                                                                                          4.31. Мәдрәсәнең төп уку программасының тулы уку-укыту планын  үтәгән һәм уңышлы гына йомгаклау аттестациясен тапшырганнарга мәдрәсәнең белем дәрәҗәсеннән  яки белгечлегеннән чыгып мәдрәсәнең мөһере сугылган документлар бирелә. 4.32.Шәкертләрне күчерү, яңадан торгызу һәм аеру шәкертләрнең йөрү контингенты регламентына нигезләнеп башкарыла.                                                                                                      4.33. Шәкертләрнең йөрү контингенты регламенты оештыручының килешүе белән Рәсәй Федерациясенең мәгариф өлкәсенә кагылышлы канунчылыгы (закончылыгы) нигезендә эшләнелә һәм  мәдрәсә тарафыннан  раслана.                                                                                         4.34. Шәкертләрнең йөрү контингенты регламенты хәзерге уставның 1.18. пунктында күрсәтелгәнчә  сайтка мәҗбүри рәвештә урнаштырыла.

5.МӘДРӘСӘНЕҢ  ИДАРӘ  ОРГАННАРЫ

Мәдрәсәнең җитәкчелек органнары булып педагогик киңәш (Шура), студентлар шурасы, мәдрәсә мөдире.                                                                                                                                               

5.1. ПЕДАГОГИК КИҢӘШ (ШУРА)

5.1.1.Педагогик киңәш (Шура) ул- коллегиал башкарма орган.Аның бурычы булып мәдрәсә эшчәнлеген координацияләү тора. Педагогик киңәш (Шура)  утырышы мәдрәсә мөдире җитәкчелеге астында уза.

5.1.2. Педагогик киңәш (Шура) составына мәдрәсәнең 7 педагогик хезмәткәре шул исәптән, мөдир һәм хезмәткәрләрдән (педагогик хезмәткәр булмаган), шәкертләрдән, шәкертләрнең әти-әниләреннән бер вәкил керә.Шулай ук һөнәри союз оештырылган булса, биредән дә  вәкил булырга тиеш. Педагогик киңәш (Шура) нең составы оештыручы белән килешенеп мөдир тарафыннан раслана.

5.1.3. Педагогик киңәш (Шура) нең утырышы зарурият булган очракта елга 4 мәртәбәдән дә ким үткәрелми. Педагогик киңәш (Шура) утырышының көн тәртибе җитәкче (директор)  педагогик киңәш (Шура) әгъзасы тарафыннан тәкъдим ителә.

5.1.4. Педагогик киңәш (Шура) нең кворумы  аның составын 2/3 тәшкил итә. Педагогик киңәш (Шура) нең  карарына педагогик киңәш (Шура) нең утырышында катнашучыларның  яртысыннан да ким булмаганы  тавыш бирсә, карар кабул ителгән булып санала. Тавыш бирү тигез булган очракта, мөдирнең тавышы  хәл итә.

5.1.5.Утырыш беркетмәсенә педагогик киңәш (Шура) әгъзаларының берсеннән  билгеләнгән җитәкче (директор) һәм сәркәтип тарафыннан имзалана. Имзаланган һәм мөһерләнгән утырыш беркетмәсенең күчермәсе оештыручыга җибәрелә.

5.1.6. Педагогик киңәш (Шура) нең компетенциясенә керәләр: 

а) Мөдирнең башкарылган эшләр турындагы еллык хисабын тыңлау;

б) Укыту-тәрбия барышын, фәнни-эзләнү эше һәм финанс-хуҗалык эшләрен оештыруга кагылышлы  төп сорауларга карар кабул итү;

 в) Төп фәнни юнәлешләрне раслау;

 г) Педагогик киңәш (Шура) нең комиссиясен төзү һәм аларның составын, компетенциясен билгеләү;

 д) Фәнни эзләнүләрнең планын раслау;

е) Куелган закончылыклы тәртип нигезендә лицензиягә тиешле өстәмәләр алу белән мәгарифтәге яңа белгечлекләр һәм юнәлешләр ачу буенча карарлар кабул итү;

ж) Боерыкларны, күрсәтмәләрне, карарларны һәм  оештыручының идарә органнары карары белән бәйле боерыкларны үтәү буенча сорауларны карау;

 з) Уку программаларын тикшерү һәм оештыручыга раслауга тәкъдим итү; 

и) Имтихан комиссиясе составын  мөдиргә раслауга тәкъдим итү;

к) Мәдрәсә мөдире каршында  килешү нигезендә түләүле уку  оештыру һәм  уку-укыту хезмәте күрсәтү  күләменә һәм төренә, укуга түләү һәм түләүле укуны тормышка ашыру буенча булган заруриятләргә, түләүле уку-укыту хезмәте күрсәтүгә  шартлар булдыру буенча үтенеч белдерү;

л) Оештыручының килешүе нигезендә квалификацион аттестация һәм мәдрәсә хезмәткәрләрен яңача аттестатлау өчен   аттестацион комиссия составын төзү һәм аны мөдиргә тәкъдим итү;

м) Мәдрәсә укытучыларының  квалификацияләрен күтәрү эше сораулары буенча карарлар кабул итү;

н) Төрле финанс һәм материал-техник  чаралар җәлеп итү һәм куллану буенча планнар, проектлар һәм программалар эшләү;

о)Уку әсбапларын төзәтү әзерлеге эшен тормышка ашыру;

п) Мәдрәсәнең штат җәдвәлен эшләү һәм аны оештыручыга килешүгә  һәм мөдиргә раслауга тәкъдим итү;

р) “Мөгаллимнәргә һәм шәкертләргә” көнкүреш мәсьәләләре буенча ярдәм итү соравын карау һәм бу сорау белән мәдрәсә мөдиренә үтенеч белән чыгу; 

с) Мәдрәсәгә кергән иганә ярдәменең дөрес юл белән сарыф ителүен һәм керүен контрольдә тоту.

5.2.МӘДРӘСӘ МӨДИРЕ

5.2.1. Мәдрәсә эшчәнлеге  мөфти тарафыннан куелган мөдир җитәкчелегендә.Мөдир штат булдыра һәм үз боерыгы  белән хезмәткәрләрне вазыйфаларга  билгели.

 5.2.2. Мәдрәсә эшчәнлеге белән  мөдир җитәкчелек  итә. Ул мәдрәсә исеме белән ышанычнамәсез эш итә ала.  

5.2.3. Мөдир мәдрәсә мәнфәгатьләрен  дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, башка оешмаларда  һәм гражданнар алдында  тәкъдим итә.  

5.2.4.Мөдирнең бурычларына керәләр: 

а) Укыту-тәрбия эше һәм мөгаллимнәр, административ хезмәткәрләр һәм шәкертләр әзерләү  дәрәҗәсен күтәрү белән җитәкчелек итү. 

б) Оештыручы тарафыннан расланып урта һөнәри дини белем стандартларына нигезләнеп эшләнелгән уку-укыту планы һәм эш программаларын әзерләү һәм үтәү белән җитәкчелек итү. 

в)Эшкә кабул итү, мәдрәсә хезмәткәрләрен эштән чыгару, мәдрәсәләрнең  эшчәнлеге белән бәйле сораулар буенча үз компетенциясеннән тыш боерыклар һәм күрсәтмәләр бирү;

г)Шәкертләрне укырга кабул итү,укудан аеру, курстан курска күчерү, шәкертләрне чыгару;

д) Дәресләр җәдвәлен, эчке тәртип кагыйдәләрен, аларны тормышка ашыруны контрольдә тотуны,   шулай ук лекцияләрнең сыйфатын һәм башка укыту төрләрен раслау;

 е) Материал -финанс чараларның кулланылышын рациональ тормышка ашыру һәм штат-финанс тәртибен  саклауны  контрольдә тоту; 

ж)Юридик һәм физик затлар белән килешүләр төзү;

з)Оештыручыга мәдрәсәнең  еллык балансын  һәм эш нәтиҗәләрен  раслауга тәкъдим итү.

6.МӘДРӘСӘНЕҢ ЛОКАЛЬ АКТЛАРЫ

6.1.Локаль актларга мәдрәсәнең эшчәнлеген регламентацияләштерә торган нәрсәләр керә:Устав, педагогик киңәш (Шура) нең карары, торышы (положениесе), җәдвәлләр, планнар, графиклар, регламент, кагыйдәләр, күрсәтмәләр һәм мәдрәсә мөдире боерыклар белән раслаган башка эш кәгазьләре, мәдрәсә мөдиренең  боерыклары.

Мамадыш мәдрәсәсе

Без бүген җәмгыятебезнең  рухи  асылын торгызырга, яшәтергә күп мөмкинчелек тудырылган заманда яшибез.  Мамадыш мәдрәсәсенең максаты исә, әлеге рухи мирасны саклап калу һәм киләчәк буыннарга ирештерү, шулай ук югары әхлаклы, дини һәм дөньяви белемнәргә ия булган, җәмгыятебезнең төрле тармакларында хезмәт итә алырлык белгечләр әзерләү.  Шунлыктан уку-укыту программасында дини һәм дөньяви фәннәр бергә бәйләнеп укытыла. Бу программалар Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте тарафыннан расланылган. Мәдрәсә эшчәнлеген фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып бара. Мәдрәсәне тәмәмләган укучылар район һәм республика мәчетләрендә имамнар һәм абыстайлар, мәдрәсәләрдә һәм ял мәктәпләрендә мөгаллим –мөгәллимәләр булып эшләү хокукын ала.

Мәдрәсә укучылары төрле чараларда, олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып алдынгы урыннарга ия булалар.  Узган ел мәдрәсәбезнең икенче курс укучылары Муллахмәтова Рәйсә Абдулла кызы һәм Вәгыйзова Әлфия Нурмөхәммәд кызы мәчетләр каршындагы курсларда әхлак дәресләре эшкәртмәләре республика конкурсында беренче һәм өченче урын алып кайттылар. Ә быел мәдрәсәбезнең өченче курс шәкерте Әлфия Нурмөхәммәд кызы республика ара дини уку йортлары укучылары конференциясендә беренче урынны яулады. 

Шулай ук мәдрәсә шәкертләре өчен һәрдаим төрле кызыклы чаралар үткәрелеп тора: төрле спорт ярышлары, һәр уку елының башында гыйлем көне уздырыла, Коръән уку бәйгеләре үтә, сугыш ветераннары белән очрашулар, төрле әдәби кичәләр, авыл мәчетләрендә, мәдәният йортларында социал авыруларга каршы чыгышлар ясау-болар барсы да мәдрәсәдә үткәрелеп килә торган чаралар.

Әйткәнебезчә, мәдрәсә төрле социаль эшләрдә дә катнашырга тырыша. Мисал өчен быелгысы елны гына мәдрәсә тарафыннан ятим-мохтаҗларга 4 тоннадан артык гошердән җыелган яшелчә һәм бәрәнге таратылды, мәдрәсә тарафыннан кулланышта булган киемнәр җыелып  мохтаҗ гаиләләргә тапшырыла, инвалидлар көнендә мәдрәсә мөмкиннекләре чикләнгән кешеләргә кирәк ризык төрләреннән тупланган пакетлар тарата, картлык сәбәпле чикләнгән кешеләргә адреслы ярдәм итә.

Мәдрәсәдә милләтебезгә кагылышлы чаралар да уздырылып тора. Бу чаралар мәдрәсә укучыларының милли үз аңын үстерү, үз милләте белән горурлану, халкыбызның тирән гыйбрәтле тарихы һәм мәдәни тормышы белән таныштыру , искә төшерү максатыннан эшләнә.

Мәдрәсә эшчәнлеге дәверендә мәдрәсәне 201 кеше тәмамлады. Шуларның күбесе район авылларында имамнар һәм абыстайлар, мәчет каршындагы мәдрәсәләрдә мөгәллим-мөгәллимәләр булып хезмәт кылалар. Бүгенге көндә мәдрәсәдә 200 кеше белем ала. Укучыларның кайберсе мәдрәсәне тәмамлаганнан соң дини гыйлемләрен камилләштерүне дәвам итеп башка югары дини уку йортларына укырга керәләр. Һәрһәлдә биредә укып чыккан шәкертләрнең һәркайсы җәмгыятебезнең төрле тармакларында эшләп , милләтебезне –динебезне үстерүдә зур өлеш кертеп үз халкына хезмәт итәләр.

Әйтеп үтелгәнчә, мәдрәсәдә кичке уку бүлекләре дә эшли. Бу бүлекнең укучы шәкертләре арасында табиблар, мөгаллимнәр, рәссамнар, төзүчеләр, журналистлар, эшчеләр, игътисад-сәнәгать һәм күп төрле башка өлкәләрдә эшләүчеләр дә бар. Алар үз чиратында мәдрәсәдә алган гыйлемнәрен үзләренең туганнарына, балаларына, оныкларына , дусларына ирештереп җәмгыятне агарту эшендә актив катнашалар. Ял көннәрендәге оештырылган укуларда яшьләре кечкенәрәк булган 40 шәкерт укый. Мәдрәсәдә шулай ук имамнарның һәм абыстайларның белемнәрен арттыру курслары да эшләп килә. Алар айга бер тапкыр мәдрәсәдә гыйлемнәрен арттыралар. Мәдрәсәдә шулай ук читтән торып уку бүлеге дә эшләп килә. Бүгенге көндә бу бүлектә 31 авыл имамы белем ала. Мәдрәсәдә укып чыккан укучыларга да биредә гыйлемнәрен тагын да камилләштерергә мөмкинлекләр тудырылган. Алар атнага бер  тапкыр мәдрәсәгә килеп укып китә алалар. Мамадыш мәдрәсәсе базасында балалар лагерлары да (җәйләүләре) үткәрелә. Шунысы үзенчәлекле, мәдрәсә әлеге җәйләүләрне  елның дүрт фасылында да үткәрергә тырыша. Бу чаралар мәктәп балаларының  каникул вакытына туры китерелеп эшләнә. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, мондый лагерьләрдә балалар урамның тискәре йогынтысыннан арыналар, сәләмәтлекләрен ныгыталар, дини белемнәр һәм тәрбия алалар, тәртипкә, олыларны хөрмәт итәргә өйрәнәләр. Бу балаларның алдагы тормышларын күзәтсәк, аларның күбесе тормышта нык позициядә тора, прогрессив фикер йөртә һәм дини белемнәрен югары уку йортларында дәвам итә.

Шулай ук мәдрәсәнең үз сайты эшләп килә. Мәдрәсә айлык “Насыйхат” дип аталган гәҗитен чыгара. Ошбу чаралар аша да мәдрәсә җәмгытне агарту, төрле социаль авыруларга каршы тору юнәлешендә актив эшчәнлеген дәвам итә.

Алдагыдан күренгәнчә мәдрәсәнең эшчәнлеге районыбызга  фәкат уңай яктан гына тәәсир итә. Мәдрәсә барлык җәмгыяви институтлар белән берлектә шәһәребезнең, районыбызның тотрыклылыгы, рухи чисталыгы сагында тырышып хезмәт итә. Мәдрәсә эшчәнлеге нәтиҗәсендә ечкечелек, наркомания, җинәят, суицид, аборт ясау кебек  яман күренешләр кими. Кешеләрдә җаваплылык, мәрхәмәтлек, ярдәмчеллек, юмартлык кебек уңай сыйфатлар арта. Ассызыклап шуны әйтәсе килә, әлбәттә, без дини уку йортларында имам-хатыйплар гына әзерләргә тиеш түгел икәннегебезне аңлыйбыз. Безнең алда торган иң төп бурыч-дини мәгариф системасында канәгатьләндерерлек кадрлар булдыру, мөселман зыялыларын укытып үстерү. Җәмгыятьтә Исламга карата карашлар каршылыклы. Шуңа да без төрле ситуациядә интелектуаль мөмкиннекләребезне күрсәтә белергә тиеш. Мөселманнарның югары дини белемле, заманча фикер йөртә торган кешеләр булуын дәлилләү-безнең төп максатларыбызның берсе.