Заочная сессия тәмәмланды

Мамадыш мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлегенең көзге сессия укулары тәмәмланды. Уку дәверендә укучылар күп кенә дини һәм дөньви фәннәрдән гыйлем алдылар. Кышкы сессия гыйнвар аенда узачак. Шәкерләр үзләре белән әзерләнергә өй эшләре, курс һәм диплом эшләре темаларын алып киттеләр.