Бүген 15 март көнне Мамадыш мәдрәсәсендә Диния нәзәрәт тарафыннан оештырылган чираттагы аудит тикшерүе булып узды. Тикшерүдә нәзәрәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин һәм Ислам Университетының уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Әхәт кызы катнашты. Мәдрәсә эшчәнлегендә җитди җитешсезлекләр табылмады. Гомүмән уку йортына яхшы бәя бирелде.