Собрание директоров медресе

Диния Нәзарәтендә мәдрәсәләр һәм дини уку йортлары җитәкчеләре җыелышы булып узды. Җыелышта көн үзәгендә актуаль мәсьәләләр каралды. Мәдрәсәләргә максатчан укырга кабул итү алымын аерым карап үтелде. Яңа уку елыннан шәкертләрне мухтасиб яки  мәхәллә имамы юлламасы белән кабул итеп, ул шәкерткә укыган чорда стипендия түләп тору каралачак. Әлеге шәкерт мәдрәсәне тәмамлап кайтып имам яки мөгаллим булып урнашкач аңа хезмәт хакы билгеләнәчәк.